Кыргызстан һәм Татарстан галимнәре кар барсын саклау мәсьәләләре буенча фикер алышачак

Кыргызстан белгечләре агымдагы елның азагына кадәр КФУ галимнәре белән кар барсының популяциясен саклау һәм торгызу мәсьәләләре буенча тәҗрибә алмашу өчен Татарстанга эш сәфәре белән киләчәк. Мондый карар ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков катнашында Алтайда узган конференция барышында кабул ителде.

«Очрашуда Алтайда «Кар барсы» биотөрлелекне саклау үзәгенең төрле хайваннар белән тулылануы (шул исәптән кар барсы өчен азык базасы булдыру өчен) мәсьәләсе каралды. Моннан тыш, үзәкнең кызыл китаптагы хайваннар белән тулылануы буенча элек килештерелгән юл картасын гамәлгә ашыру юллары турында фикер алышу булды», - дип хәбәр иттеләр ТР Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Конференция Татарстан Республикасы ярдәме белән «Карым» комплексы территориясендә төзелүче «Кар барсы» биотөрлелекне саклау үзәгендә узды. Ул сирәк хайваннарның популяциясен торгызу өчен гамәлгә ашырыла. Очрашуда кар барсы, юлбарыс, ак аю, ерак көнчыгыш леопарды һәм аккошны саклау буенча Россиянең иң яхшы проектлары тәкъдим ителде.

«Фән вәкилләре безнең бу җитди проектыбызны хуплады. Без Алтайда кар барсының чиста генетикасын саклау турында сөйләшәбез», - дип билгеләп үтте очрашуда Александр Шадриков.

«Кар барсы» үзәгенең концепциясе фәнни-тикшеренү өлешен һәм хайваннарны тоту, үрчетү һәм өйрәнү секторы вольер комплексын күздә тота. Биотөрлелек үзәген булдыру РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән игълан ителгән «Экология» илкүләм проектының максатларына ирешергә ярдәм итә.

Читайте на 123ru.net