БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе программасы билгеле булды

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе программасы билгеле булды

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган БРИКС илләренең Изге Коръән премиясенә багышланган матбугат очрашуында премиянең программасы и максаты аталды. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасының беренче урынбасары, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов сөйләде.

«Һәр дәүләтнең халыкара Коръән уку ярышлары бар, әмма БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе беренче тапкыр оештырыла. Быел БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе «Тилява», ягъни Изге Коръән текстларын матур, оста итеп уку номинациясендә узачак», – диде Рушан Әббәсов.

Бәйгедә 22 илдән, ягьни БРИКС дәүләтләреннән, гарәп илләреннән, Африка һәм Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән Коръән укучылар катнашачак. «Без Изге Коръән премиясен БРИКС+ дип билгеләдек, чөнки гарәп илләреннән дә катнашырга теләүчеләр күп булды. Шулай ук Бразилия, Һиндстан, Кытай, Эфиопиядән дә хөрмәтле кунаклар килүе көтелә», – ди Рушан Әббәсов.

Рушан Әббәсов Изге Коръән премиясенең БРИКС дәүләтләре арасында алдагы елларда да оештырылачагы һәм киләсе премиянең Бразилиядә узачагы турында әйтте. «Әле генә БРИКС илләренең спорт уеннары узды, без исә дин әһелләре буларак дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне рухи яктан да ныгытырга тырышабыз», – ди ул.

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясе 24-26 июль көннәрендә Казанда «Корстон» кунакханәсендә узачак.

«Беренче көнне Изге Коръән премиясенең тантаналы ачылышы һәм ярышлар узачак. Килергә теләүче һәркем бушлай рәвештә 11:00 сәгатьтән алып, кичке 18:00-19:00 сәгатькә кадәр ярышны тулысынча тыңлый ала. Икенче көнне «Рухи ефәк юлы» пленар утырышы, секцияләр буенча очрашулар һәм Милли китапханәдә яшьләр өчен форум узачак. Өченче, соңгы көнне РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин һәм барлык югары дәрәҗәле кунаклар катнашында БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен ябу тантанасы узачак. Чара 17:00 сәгатьтә башланачак», – диде Рушан Әббәсов.

Ябылу тантанасы турында тулырак Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәният департаменты җитәкчесе Ренат Абянов сөйләде.

«Фойеда күргәзмә оештырылачак, анда заманча рәссамнарның каллиграфиясеннән тыш, литографик басмалар, Милли музей экспонатлары тәкъдим ителәчәк. Тантана кысаларында тамашачыларга чын рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауның мөһимлеге һәм Коръәннең тирән мәгънәләре турында сөйләүче уникаль театральләштерелгән тамаша күрсәтеләчәк. Куелышта төп урынны Коръән укучылар – конкурста катнашучылар алачак. Шулай ук чарада катнашучыларның һәрберсенә Коръән бүләк ителәчәк», – дип, сөйләде ул.

Театральләштерелгән тамашаны куючы режиссер – Рамил Сибгатуллин.

Искәртеп узабыз, 24 июль көнне узучы чара бушлай булса, 26 июльдә керү билетлар буенча булачак. Билет бәясе биш йөздән алып мең ярым сумга кадәр. «Без бу акчаларны үзебезгә алмыйбыз, барлык кергән акчалар хәйрия акциясенә, «Ярдәм» мәчетендәге күрмәүчеләр өчен Брайль системасы буенча Изге Коръәнне бастыруга тотылачак. Без бу Коръәннәрне Татарстанда гына түгел, ә Дагыстанда һәм ихтыяҗ булган башка республикаларда да сукырларга тапшырачакбыз», – диде Рушан Әббәсов.

Читайте на 123ru.net