Омскида узачак Иртыш Сабан туе 30 меңнән артык кешене кунак итәчәк

Омскида узачак Иртыш Сабан туе 30 меңнән артык кешене кунак итәчәк

Шимбә, 27 июльдә, Омскида II Халыкара Иртыш Сабантуе узачак. Бүген Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко үзенең Telegram-каналында барлык теләүчеләрне сабан бәйрәменә чакырды.

«30 меңнән артык кунак киләчәк, дип көтәбез. Бүген Омск мэры Сергей Николай улы Шелест һәм башка җаваплы кешеләр белән бергә чарага әзерлекнең ничек баруын тикшердек», — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.

«Бәйрәмдә балалар һәм өлкәннәр өчен егермеләп тематик мәйданчык эшләячәк, ә катнашучылар чәй эчү буенча яңа рекорд куярга планлаштыра. Кызык булачак, дип уйлыйм. Барыгызны да бәйрәмгә чакырам», - дип өстәде Хоценко, булачак вакыйганың кайбер детальләренә игътибар юнәлтеп.

Бәйрәм Кытай, Казахстан һәм Россия төбәкләрен тоташтыручы Иртыш елгасы яры буендагы «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында оештырылачак. Ул 11:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк, дип билгеләп үтә Омск өлкәсе Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Парк «Татар ишегалды», «Этноавыл» шәһәрчеге, «Сабантуй уеннары», «Балалар Сабантуе», «Безнең Җиңү» һәм «Дуслык аллеясы» кебек тематик урыннарга бүленәчәк.

Спорт программасы кысаларында Омск өлкәсе губернаторы призына пляж волейболы буенча ярышлар, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов призына өлкәннәр һәм балалар арасында милли көрәш буенча ярышлар, шулай ук кул көрәше, гер күтәрү спорты, аркан тартышу һәм «Яшел утрау» акваториясендә җилкәнле регата планлаштырыла.

Мәдәният һәм ял паркы яр буенда «Тәмле» гастрономия фестивале оештырылачак. Нәкъ менә шушы мәйданчыкта «Зур татар чәй эчү тантанасы» дип аталган чәк-чәк һәм хуш исле чәй белән массакүләм сыйлау буенча Россия рекордын теркәү күздә тотыла.

Читайте на 123ru.net