Рәис өч кешегә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырды

Рәис өч кешегә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов өч кешене «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләү турында указ имзалады. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Милли көрәшне популярлаштыруга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен хезмәт ветераны, «Чаллы шәһәре көрәш федерациясе» җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Рәис Гыймадиев бүләкләнә. Шулай ук әлеге бүләк үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән аерым өлеше, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Советлар Союзы Геройлары, Социалистик хезмәт Геройлары, Россия Геройлары, Хәрби һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерларының иҗтимагый хәйрия оешмасы рәисе Любовь Смирновага тапшырыла.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Кукмараның «Вахитово» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Нәфыйк Хөсәеновны республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән аерым өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен бүләкләде.

Читайте на 123ru.net