Россиядә ана капиталын шәхси йорт төзүгә тотарга рөхсәт иттеләр

Россиялеләр эскроу-счетлар механизмы аша ана капиталы акчаларын шәхси торак төзелешенә юнәлтә алачак. Законны РФ Президенты Владимир Путин имзалады, ул хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында чыкты.

Документ нигезендә, ана капиталы хуҗасы акчаларны (яки аларның бер өлешен) «бенефициары булып төзелешне гамәлгә ашыручы юридик зат яки шәхси эшмәкәр торган» эскроу-счетка җибәрә. Әгәр дә килешү өзелә икән, акчалар хуҗасына кайтарыла.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, ана капиталын автомобиль сатып алу өчен кулланырга рөхсәт итәргә мөмкиннәр.

  • 2023 елның 22 ноябрендә Президент 2024 елны Россиядә Гаилә елы итү турында указ имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру өчен кабул ителде.

Читайте на 123ru.net