БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә Россияне хафиз Ясир Додарбеков тәкъдим итәчәк

БРИКС илләренең Изге Коръән премиясендә Россияне хафиз Ясир Додарбеков тәкъдим итәчәк

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган БРИКС илләренең Изге Коръән премиясенә багышланган матбугат очрашуында Россия Федерациясен Коръән-хафиз Ясир Додарбеков тәкъдим итүе хәбәр ителде. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, БРИКС илләренең Изге Коръән премиясен оештыру комитеты рәисе Рушан Әббәсов әйтте.

«Сайлап алу этабында Татарстан, Дагыстан, Ингушетиядән кандидатлар катнашты. Безнең жюри әгъзалары Ясир Додарбековны сайлады. Ул хәзерге вакытта Саратов өлкәсендә имам булып хезмәт итә һәм «Шейх Саид» мәдрәсәсендә укыта. Биш кеше арасында ул Коръәнне бик матур тавыш белән укып чыкты», – ди ул.

Конкурста җиңүчеләр, махсус «сыннар»дан тыш, шулай ук акчалата премия дә алачак. «Беренче урын өчен 7 мең доллар, икенче урын өчен 5 мең доллар һәм өченче урын өчен 3 мең доллар исәпләнгән. Бу – халыкара конкурслар вакытында кулланыла торган практика, җиңүчеләргә акчалата премия бирелә», – ди Рушан Әббәсов.

Жюри әгъзалары арасында биш дәүләт вәкиле булачак: Россия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Бангладеш һәм Ираннан. Россияне жюри әгъзалары составында Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбәрәков тәкъдим итәчәк. Жюри рәисе Шәрҗәдәге Изге Коръән академиясе башлыгы хәлифә Месбах әт-Тунайджи булачак.

Читайте на 123ru.net