Татар китабы йортында халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үткәргәннәр

Татар китабы йортында халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үткәргәннәр

Әдәби марафон проектының Казан төркеме җитәкчесе Гөлнара Гатауллина Татар китабы йортында Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу оештырган. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан һәм Россия чикләрен узып, чит илләрдәге милләттәшләребезне дә үзенә тарткан бу чара 2017 нче елдан бирле үткәрелеп килә. Җанлы әңгәмә барышында язучы китап сөючеләрнең бик күп сорауларына җавап бирде», – диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net