VII чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 2700дән артык сайлау участогы ачылачак

Булачак VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар вакытында 2700дән артык сайлау участогы ачылачак. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алар арасында сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда: сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, шифаханәләрдә, халыкара аэропортта 42 сайлау участогы бар. Сайлаулар ачык һәм легитим рәвештә узарга тиеш», - диде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, Татарстанда республика Дәүләт Советына депутатлар сайлау узачак. Төбәк халкына партия исемлекләре буенча 50 һәм бер мандатлы округлар буенча 50 парламентарийны сайларга кирәк булачак.

Шулай ук Татарстан Республикасының 38 муниципаль районындагы җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узачак.

8 сентябрьдә барлык сайлау участоклары 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.

Читайте на 123ru.net