Владимир Путин Россиядә спортка ярдәм итү фонды булдырырга кушты

Россиядә спортка ярдәм итү фонды булдырылачак. Мондый йөкләмәне РФ Президенты Владимир Путин бирде, дип хәбәр итә кремль матбугат хезмәте.

Фонд эшчәнлегенең төп максатлары буларак балалар-яшүсмерләр спорты һәм массакүләм спортка, спорт мәктәпләренә, Россия Олимпия комитетына, Россия Паралимпия комитетына, гомумроссия һәм төбәк спорт федерацияләренә өстәмә ярдәм күрсәтү, шулай ук халыкара спорт ярышларының яңа форматларын гамәлгә ашыру һәм спорт инфраструктурасын үстерү аталды.

Фонд милке «нигездә азартлы уеннардан (тиешле спорт төрләре буенча спорт федерацияләре һәм спорт лигалары оештырмаган спорт вакыйгаларына карата) максатчан күчерүләр хисабына формалаштырылачак», дип билгеләп үтелә йөкләмәдә.

Ил хөкүмәте бу йөкләмәне агымдагы 2024 елның 10 сентябренә үтәргә тиеш. Моның өчен канунга кирәкле үзгәрешләр кертергә кирәк булачак.

Читайте на 123ru.net