«Саумы, Казан!» конкурсына гаризалар җибәрү 20 августка кадәр озайтылды

Декоратив-гамәли сәнгать осталары арасында уздырылучы «Саумы, Казан!»/«Здравствуй, Казань!» бәйгесенә гаризалар кабул итү һәм җиңүчеләрне билгеләү вакыты кичектерелде. Конкурста 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар декоратив-гамәли сәнгатьнең дүрт юнәлеше: күн эшкәртү, керамика, киез басу һәм чигү буенча катнаша ала. Игътибар үзәгендә – борынгы Казан мифлары һәм риваятьләре, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашу өчен 2024 елның 20 августына кадәр saumykazan@mail.ru электрон адресына «Саумы, Казан! конкурсына» тамгасы белән конкурска тәкъдим ителәчәк эшнең фотосы белән гариза юлларга кирәк, диелә хәбәрдә.

Гаризада катнашучы турында белешмә тутырыла: фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, туган көне, эш/уку урыны, яшәү урыны, элемтә өчен телефон, электрон адрес, шулай ук конкурс эшенең исеме, конкурс эшенең нинди юнәлештә иҗат ителүе (күн эшкәртү, керамика, киез басу, чигү), размерлары, аны ясау датасы. Катнашучы теләге буенча конкурс эше турында кыска аннотация язарга да мөмкин.

Конкурс эшләренең 2024 елдан да иртәрәк ясалмавы шарт, саны буенча чикләүләр юк. Катнашучы бәйгегә тәкъдим иткән эшнең авторы булуын һәм беркемнең дә авторлык хокукларын бозмавын гарантияли.

Онлайн сайлап алу турыннан соң, икенче этапка узган конкурс эшләрен кабул итү оештырылачак. Җиңүчеләр 30 октябрьгә кадәр игълан ителәчәк. Бәйгенең нәтиҗәсе буларак күргәзмә уздыру һәм буклет чыгару планлаштырыла.

Җиңүчеләр ике яшь төркеменә бүленеп, дүрт юнәлеш буенча бүләкләнәчәк: 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Һәр юнәлештә һәм яшь категориясендә 3 җиңүче булачак: I урын – 100 000 сум; II урын – 85 000 сум; III урын – 65 000 сум (салым түләүләре белән).

  • «Саумы, Казан!» конкурсы быел Казан мэриясе, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә. Беренче тапкыр әлеге конкурс Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында уздырылды. Ул елны конкурста үзара каләм ияләре көч сынашты. Иң яхшы дип табылган татар һәм рус телләрендәге әсәрләр «Саумы, Казан!» / «Здравствуй, Казань!» дип аталган 1000 тиражлы хикәяләр җыентыгы булып дөнья күрде.
  • 2023 елда узган бәйге рәссамнар арасында узды. Конкурсның нәтиҗәсе буларак Казан Кирмәненең гавами урыннарында күргәзмә оештырылды, открыткалар җыентыгы дөнья күрде.

Читайте на 123ru.net