Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар Питрәч районы халкы белән очрашты

Питрәч «Бердәм Россия» берләштерә» автобус марафоны юлында беренче торак пункт булды. VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар һәр районга киләчәк. Халык кызыксындырган сорауларын бирә һәм муниципалитетларны үстерү буенча теләкләре белән уртаклаша алачак, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.

«Халыкның төрле дәрәҗәдә хәл ителә торган сораулары күп. Тагын ниләр эшлисе барлыгын, программаларның ничек гамәлгә ашырылачагын, социаль ярдәм чараларының ничек киңәйтеләчәген аңлату мөһим. Бу кешеләр өчен бик тә әһәмиятле. Мондый очрашуларда турыдан-туры сорау бирергә һәм шунда ук җавап алырга мөмкин», - дип белдерде VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына кандидат һәм Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская. Ул очрашуда спикерларының берсе булды.

Сабурскаядан кала, район халкының сорауларына «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры Олег Власов, депутатлыкка кандидат һәм ТР Дәүләт Советының гамәлдәге депутаты Михаил Сыровацкий, Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе Рәис Сөләйманов җавап бирде.

Очрашуга муниципалитетта яшәүчеләр җыелды, җирле Мәдәният йортының актлар залында буш урыннар юк иде. Башта спикерлар Татарстанда соңгы биш елда башкарылган эшләр һәм РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүче гражданнарга бирелә торган ярдәм чаралары турында сөйләде, аннары сорауларга җавап бирергә кереште.

«Мондый формат халыкка мөмкин кадәр якынрак булырга мөмкинлек бирә. Әлеге очрашулар Питрәч районында яшәүчеләрне кайсы аспектлар аеруча нык борчуын тагын да яхшырак аңларга ярдәм итә. Монда гражданнар белән турыдан-туры элемтәгә керәсең, [аларның] нинди проблемалар белән очрашуын аңлыйсың. Бу хакта тагын да күбрәк ишетәсе килә», - дип өстәде Михаил Сыровацкий.

Халык кандидатларга юлларны ремонтлаудан алып яңа даруханә пунктлары ачуга кадәр төрле өлкәләргә караган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Читайте на 123ru.net