Татарстан җыелма командасы Сахалинда узган пилотсыз очкычлар ярышында 17 кубок яулады

Татарстан җыелма командасы «Архипелаг-2024» проект-белем бирү интенсивы кысаларында Көньяк Сахалинда узган пилотсыз авиация буенча илкүләм ярышларда 120 медаль һәм 17 кубок, шул исәптән өч абсолют чемпионлык Гран-приын яулады. Бу хакта ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышлар 8-21 июльдә инженерлык, хәрби-тактик һәм спорт кебек тематик юнәлешләргә караган 30 дисциплина буенча узды. Анда Россиянең 63 төбәгеннән 500дән артык уйлап табучы, 14 яшьтән өлкәнрәк студент һәм мәктәп укучысы катнашты.

Татарстанны турнирда җиде мәгариф оешмасыннан 19 мәктәп укучысы һәм 13 студент тәкъдим итте. Аларны биш эксперт һәм «һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре озата йөрде.

  • Чараның төп оештыручылары – Сахалин өлкәсе Хөкүмәте, Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы, «Илкүләм технологик инициатива платформасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Илкүләм технологик инициатива фонды һәм «Университет-2035».

Читайте на 123ru.net