Россиядә күп балалы гаиләләр түләүле трассалардан бушлай йөрергә мөмкин

Россиядә күп балалы гаиләләр түләүле трассалардан бушлай йөрергә мөмкин

Дәүләт Думасында күп балалы гаиләләргә түләүле трассалардан бушлай йөрергә рөхсәт итүне сорадылар. РФ хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустинга әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасының гаиләне яклау комитеты башлыгы Нина Останина җибәргән.

«Хөрмәтле Михаил Владимирович, комитет сездән күп балалы гаиләләр өчен түләүле автомобиль юллары һәм автомобиль юллары участокларында түләүсез йөрү хокукын билгеләү турындагы мәсьәләне каравыгызны сорый», - дип мөрәҗәгать текстын китерә «РИА Новости».

Шулай ук РФ хакимияте күп балалы гаиләләр өчен туристик салымны гамәлдән чыгаруны сорый. 2025 елдан аны илнең барлык төбәкләрендә дә түләргә кирәк булачак. Салымның күләме – яшәү бәясеннән процент. Процент күләмен җирле хакимият органнары билгеләячәк.

Мөрәҗәгать авторы билгеләп үткәнчә, 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Шул ук вакытта элегрәк «Күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында» указ чыгарылган иде, анда мондый гаиләләр өчен кайбер гарантияләр язылган. Әмма күп балалы гаиләләр еш кына Дәүләт думасы депутатларыннан өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен федераль социаль ярдәм чаралары исемлеген киңәйтүне сорый.

Читайте на 123ru.net