Чаллы мэры Мәһдиев махсус хәрби операция зонасына шефлык ярдәме китерде

Чаллы мэры Мәһдиев махсус хәрби операция зонасына шефлык ярдәме китерде

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы шефлык ярдәмен җибәрделәр. 9 миллион сумнан артыграк суммага җыелган гуманитар йөкнең гомуми авырлыгы – 20 тоннадан артык. Бу тиз йөрешле алты мотоцикл, тагылмалы тулы приводлы квадроцикл, тепловизорлар, монокулярлар, квадрокоптерлар, дроннар һәм башкалар. Гуманитар йөкне автошәһәр мэры Наил Мәһдиев озата барды.

«Бүген мин махсус хәрби операция зонасында эшлим. Хәрби хезмәткәрләребезгә техника һәм заманча җиһазлар тапшырдым. Батыр хәрбиләребезгә хезмәтләре өчен рәхмәт җиткердем. Автошәһәр һәм аның халкы киләчәктә дә һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк. Чаллы үзенекеләрен ташламый!», - дип сөйләде ул махсус операция зонасына сәфәре турында.

Зур йөк машинасы руле артында — шофер Леонид Жуков.

«Егетләр анда куанып каршы ала, чөнки без аларга өйдән хәбәр алып киләбез. Туганнары борчыла, ансыз була алмый», - дип уртаклашты ул.

Фото: © Наил Мәһдиевның телеграм-каналы

Дәүләт Советы депутаты, «Далини» компанияләр төркеме генераль директоры Руслан Нигъмәтуллин йөкне җибәрү алдыннан ярдәмнең җиңүгә ирешү өчен бик мөһим булуын билгеләп үтте.

«Без мондый гуманитар конвойларны никадәр ешрак җыйсак, егетләребез шул кадәр тизрәк куелган максатларга ирешәчәк», - дип билгеләде ул.

Хәзер потенциаль хәрбиләр өчен контракт нигезендә хезмәт итү буенча тагын да яхшырак шартлар тәкъдим ителә. Татарстанда бер тапкыр 1,5 миллион сумга кадәр акча алырга була, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. 2024 елның июнь-июль айларында арттырылган түләүләр алырга мөмкин.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

  • РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була.

Читайте на 123ru.net