Фазлыева: Ата-аналар игътибарлырак булса, балалар имгәнү очраклары азрак булыр иде

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Республика балалар клиник хастаханәсендә булды. Моның сәбәбе «Балалар травматизмы һәм төрле сәбәпләрдән балалар үлеме» темасы буенча Дәүләт Советының социаль сәясәт, сәламәтлек саклау һәм волонтерлык өлкәсендә эшенә нәтиҗә ясау булды.

«Әгәр дә ата-аналар балаларга карата бик нык игътибарлы булса, мондый имгәнүләр саны берничә тапкырга азрак булыр иде. Биредә аздан гына батып үлми калган, тәрәзәдән егылып төшкән, авариягә очраган балаларны кабул итәләр. Димәк, бу безнең, ата-аналарның зур җаваплылыгы һәм хакимият органнары, медиклар һәм массакүләм мәгълүмат чараларының җаваплылыгы», - диде Фазлыева.

Фото: © «Татар-информ», Елена Фенина

Республика балалар клиник хастаханәсендә журналистлар белән очрашу алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының эш срогы тәмамлануга багышланган «Татарстан – казанышлар Республикасы» сериясендә беренче очрашу булды.

Журналистларга медицина учреждениесенең кыска вакыт эчендә иң катлаулы диагнозларны куярга мөмкинлек бирә торган дәвалау-диагностика базасының никадәр көчле булуын күрсәттеләр.

Читайте на 123ru.net