Татарстанның балалар омбудсмены аерылышу һәм ялгызлык пропагандасын тыярга тәкъдим итте

Татарстанның балалар омбудсмены аерылышу һәм ялгызлык пропагандасын тыярга тәкъдим итте

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Дәүләт думасына аерылышуларны һәм гаилә ялгызлыгын пропагандалауны закон тарафыннан тыю тәкъдимен җибәргән. Бу хакта беренче булып үзенең телеграм-каналында журналист Ксения Собчак язган. Соңрак бу мәгълүматны РИА Новости да раслады.

«Хәзер җәмгыятьтә ялгызлыкны (синглтон) пропагандалау һәм традицион гаилә кыйммәтләреннән баш тарту тенденциясе күзәтелә. Бу күренеш балалар өчен бигрәк тә куркыныч, чөнки аларның тормышка һәм гаиләгә карашлары кече яшьтә үк формалаша», – дигән балалар омбудсмены, Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары һәм Россиянең элекке балалар омбудсмены Анна Кузнецовага юллаган мөрәҗәгатендә.

Үз мөрәҗәгатендә Волынец ел башыннан бирле Россиядә туучылар саны 2,1 процентка кимегәнен әйтә. Ә аерылышулар саны никахлар саныннан 3,5 процентка артып китә – 271 мең гаилә пары аерылышкан, ә 260 мең яңа гаилә барлыкка килгән. Шул сәбәпле, ул «Россия Федерациясендә аерылышулар һәм синглтон пропагандасын тыю инициативасын» тәкъдим иткән.

Татарстанның балалар омбудсмены фикеренчә, аерылышуларны һәм ялгызлыкны пропагандалауны тыю турындагы закон аерылышуның яисә ялгыз яшәү рәвешенең өстенлеген күрсәтүче реклама һәм гаммәви кампанияләрне тыюны, ир белән хатын арасында никах мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән программалар булдыруны, шулай ук гаиләләргә авырлыкларны һәм кризисларны җиңәргә ярдәм итәргә омтылучы оешмаларга һәм инициативаларга ярдәм итүне үз эченә ала алыр иде.

Читайте на 123ru.net