Тышкы эшләр министры Сергей Лавров коммерцияле булмаган оешма җитәкчеләре белән очрашты

Россиягә карата дустанә мөнәсәбәттә булмаган халыклар юк, дошман булган хакимиятләр бар. Бу хакта бүген Мәскәүдә Россиянең коммерцияле булмаган оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда илнең тышкы эшләр министры Сергей Лавров әйтте, дип яза Татарстанның Халыклар дуслыгы һәм ассамблеяләре йорты сайты.

Очрашуда Татарстан Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да катнашты.

«Хәзерге «дөньялар сугышында» Вашингтон халыкара хокукны кире кага һәм Көнбатыш гегемониясен озайтырга тырыша, шулай итеп ул тарихи процессларның закончалыклы агымына каршы тора. Шул ук вакытта Россия башка принципларга – тигезлек һәм милли суверенитетка хөрмәткә нигезләнеп, СНГ, ОДКБ, ШОС, БРИКС берләшмәләрендә катнаша. Россия җәмгыятенең үзаңы, үз тәңгәллек хисе үсүе билгеләп үтелә. Күпполяр дөнья формалашуны туктату мөмкин түгел», – дип сөйләде Россия дипломатиясе башлыгы.

Шулай ук министр илдәге тотрыклылыкны саклауга коммерциясе булмаган оешмаларның әһәмиятен дә атады.

«Бүген халык, иҗтимагый дипломатиясе беренче чиратта, чит ил партнерлары белән сәламәт, ышанычлы, уңай атмосфераны хуплау, көнбатыш тудырган проблемаларны аңлатуга кагыла», – диде Сергей Лавров.

Лавров Россиядәге бик күп юнәлешләр буенча, шул исәптән ислам һәм төрки дөнья белән хезмәттәшлек мәсьәләләрендә дә әйдәп баручы төбәк буларак Татарстанның ролен аерым атады. Шул ук вакытта, министр Алтайны Россиядә төрки дөнья бишеге дип атады һәм Алтай төрки форматын булдыруда Татарстанның йогынтысы гаять мөһим, диде.

Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин Сергей Лавровка һәм очрашуда катнашучыларга төбәктә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә алып барыла торган зур эшләрне чагылдырган «Татарстан безнең йортыбыз» журналы номерын тапшырды.

Очрашуда шулай ук «Ваһапов фонды» җитәкчесе Рифат Фәттахов катнашты, ул Россиянең тышкы эшләр министрын Татарстанга, 30 илдән артистлар катнашуы көтелгән «Шәрык базары» фестиваленә чакырды.

Читайте на 123ru.net