Патрушев: Россиядә 2023 елга караганда бөртеклеләр икеләтә күбрәк җыелды
![Патрушев: Россиядә 2023 елга караганда бөртеклеләр икеләтә күбрәк җыелды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/7/23/e687276ca262a2786762c7f174bf1d84.jpg)
Россия вице-премьеры Дмитрий Патрушев быел аграрийларның 50 млн тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар, шул исәптән 43 млн тонна бодай җыйганын сөйләде. Бу хакта ТАСС яза.
«Быел нәтиҗәләр яхшы дип әйтергә кирәк. 50 миллион тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культура суктырылган (узган елда якынча 25 мон тонна гына иде), аның 43 млн тоннадан артыгы бодай, 4,5 млн тоннадан артыгы арпа», – дип сөйләгән Патрушев.
Ул урып-җыюның «авыр» булуын әйтте, чөнки кайбер районнарда корылык, ә кайберләрендә яңгырлар, әмма шуңа да карамастан темплар яхшы һәм нәтиҗә дә узган елларныкына караганда әйбәтрәк.
Искәртеп үтик, узган сезонда ил тарихында күләме буенча икенче уңыш алынды – якынча 143 мон тонна, ә Россиянең яңа субъектларын исәпкә алганда – 147 млн тонна.