Табигать сөючеләр «Актаныш басмалары» ял паркын чистартты

«Актаныш басмалары» – районыбызда республика программасы ярдәмендә төзекләндерелгән беренче җәмәгать киңлеге. Ял паркы 2016 елның 15 августында рәсми төстә файдалануга тапшырылган иде. Район халкы «Актаныш басмалары» скверена өмәгә чыкты. Бу хакта «Актаныш-информ» сайты яза.

Өстән яңгыр явып торуга карамастан, «Актаныш басмалары» скверен чистартырга шактый халык җыелды.

Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары укытучылары Инсаф Әмирханов белән өмәгә беренчеләрдән килеп җитте.

Айгиз Мәгъдәнов җитәкчелегендәге «Алдынгылар хәрәкәте» лидерлары, ФОРПОСТ берләшмәсе егетләре-кызлары да әйләнә-тирәгә битараф түгел.

«Яшьлек» яшьләр үзәге «Россия сулары» акциясе кысаларында «Чиста яр» акциясе турында хәбәр иткәч, яшьләр «Актаныш басмалары» яр буен чистартуда читтә калмады, өмәдә актив катнашты.

Акциягә район башкарма комитетының Социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Ирина Гобәева, Инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов, Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ленис Вәлиев тә кушылды.

Өмәчеләр «Актаныш басмалары»ның бер ноктасын да калдырмый чүпләрдән арындырды, барысы алты капчык чүп-чар җыелды. Күмәк көчнең нәтиҗәсе күз алдында – ял паркы чистарып, матурланып калды, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net