Менделеевскида җирлек башлыкларына яңа тракторларның ачкычы тапшырылды

Менделеевск районы Татар Чаллысы авылында узган Алма спасы бәйрәме күңелле вакыйгаларга бай булды. Татар Чаллысы, Турай һәм Бәзәкә авыл җирлекләре башлыклары Татьяна Кузнецова, Гөлнара Куляшова һәм Илмир Кәшафетдиновка яңа тракторларның ачкычы тапшырылды. Бу хакта «Менделеевск яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.

Алар билгеләп үткәнчә, техника беренчел мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәчәк.

«Беләм, күп кенә башлыклар үзләре шундый тракторлар руле артында йөри. Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да кышын кар чистарталар, җәен территорияләрне төзекләндерәләр. Яңа техниканы сатып алу республика һәм район бюджетлары хисабына мөмкин булды.

Татар Чаллысы авылында юлның яңартылган участогын ачтылар. Тантанада район башлыгы Радмир Беляев, ТР Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, җирлек башлыклары, авыл халкы һәм кунаклар катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар «юл ачык» дигән юл билгесен күрсәткәннән соң, асфальттан башта тракторлар, аннары бизәлгән транспорт чараларында кечкенә салалылар узды, диелгән хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net