Татарстанда томан, яшен һәм кыска вакытлы көчле җил көтелә

Якшәмбе, 25 августта, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр яварга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшүе ихтимал. Җил секундына 5-10 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 14 метрга җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус була. Көндез +20..+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

Читайте на 123ru.net