Татарстанлыларга 28 августта түләүсез юридик ярдәм күрсәтелә

28 августта, Республика көне алдыннан, татарстанлылар өчен түләүсез юридик консультацияләр үткәреләчәк. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында белгечләр хезмәт законнары, медицина, пенсия, социаль тәэмин итү һәм башка сорауларга җавап бирә. Бу хакта чараны оештыручы - Татарстан Юстиция министрлыгы хәбәр итә.

10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр консультация алырга мөмкин була. Чарада прокуратура, федераль һәм республика башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре, Дәүләт юридик бюро вәкилләре, адвокат, нотариус катнашачак.

Татарстан Юстиция министрлыгында искәртүләренчә, шәһәр һәм Республика көнендә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирергә кушкан. Кабул итү алдан язылмыйча гына үткәрелә.

Читайте на 123ru.net