Искәндәр Гыйләҗев Җәлил һәм аның кәрештәшләрен искә алуда: 11 егетнең батырлыгы – символ

Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында герой-шагыйрьне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасы узды. «Кайтты илгә изге антыбыз» дип исемләнгән чарада батырларның туганнары катнашты.

Тарихчы, галим Искәндәр Гыйләҗев 1,5 ел элек Берлиндагы мемориалда булганда кичергән хис-тойгылары белән уртаклашты.

«Үзем генә Плетцензее төрмәсенә, мемориалга киттем. 1933-1945 елларда бу төрмәдә җәзага тартылган 2800дән артык кешенең унбере – татар. Иртән, берүзем анда басып торганда мин гаҗәп, тетрәндергеч хисләр тойдым. Бу 11 егетнең батырлыгы – символ, үлемсезлеккә адым, алар авыр шартларда кем булуларын күрсәтә алганнар, Ватанга тугрылыкны саклаганнар. Милләтнең тарихта тоткан урынын билгеләгәндә, без шәхесләр турында уйларга тиеш. Татар тарихын барлаганда шушы 11 кешене искә төшерергә тиешбез», – диде ул.

Шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова истәлекләр белән уртаклашты.

«Бу бина минем өчен музей гына түгел бу – минем бәхетле вакытымны саклаган фатирыбыз. Казан минем өчен бәхетле мизгелләр чоры иде. Әти белән Язучылар берлегенә бара идек, Казан урамнары буйлап йөри идек. Ул мине «Алтынчәч» репетицияләренә алып бара иде. Мин Сугыш башланган көнне хәтерлии, әти-әнинең кәефе үзгәрде. Мин әти белән саубуллашканны хәтерлим, мин аны бик сагына идем», – диде ул.

Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин Муса Җәлилнең үзенә тәэсире турында сөйләде.

«Муса Җәлил шәхесе минем тормышта зур роль уйнады. Аның шигырьләре күңелгә үтеп керә, сынмавы, сыгылмавы сокландырды. Мин дә, Җәлилгә охшарга тырышып, дәфтәрләргә шигырьләр язып, «Моабит дәфтәрләре» ясаган идем. Мин Җәлилне мәктәптә йотлыгып укыдым. Аның «Весенние резервы Гитлера» дигән русча шигыренә тап булдым. Русча шигырьнең татарча тәрҗемәсе булмавы күңелгә тиде, мин аны тәрҗемә иттем. Хәзер дә бу шигырьнең минем тәрҗемәдә тәгъдим ителүе күңелгә рәхәтлек хисе бирә», – диде ул.

Чарада Абдулла Батталның туганы Фәрит Батталов, Абдулла Алишның туганы Гөлшат Сөнкишева чыгыш ясады. Шулай ук «Интертат» электрон газетасында «Җәлилчеләр җире» проектын алып баручы журналист Гөлүзә Ибраһимова әлеге проект турында сөйләде.

Музейдан татар җәмәгатьчелеге 1нче Май мәйданына Муса Җәлил һәйкәле янына юл тотты.

Читайте на 123ru.net