Чүпрәле районында модель китапханә ачылды

Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында тантаналы рәвештә яңа буын модель китапханәсе ачылды - бүгенге көндә Татарстанда мондый учреждениеләр нибары 14. Бу хакта «Родная край» газетасы яза.

Китапханәгә 3,1 мең яңа китап кайтарылды, шулай ук килүчеләр Россиянең әйдәп баручы китапханәләре каталогларыннан да куллана ала. Ул өр-яңа җиһазлар - интерактив панельләр, глобус, шулай ук мультимедиа комплекты, виртуаль чынбарлык күзлекләре, тавыш җиһазлары һәм аэрохоккей белән җиһазландырылган.

Моннан тыш, яңа киңлек — туган якны өйрәнү зонасы булдырылган, анда әдәбиятне һәм туган якны өйрәнү экспонатлары янәшә урнашкан. Килүчеләр, уңайлы җиһазлардан файдаланып, китаплар укый, төркемле очрашулар һәм дәресләр дә үткәрә алачак.

«Мондый заманча учреждение районда да юк», — дип шатлыгын уртаклаша китапханә мөдире Лилия Мохтәрова.

Модель китапханә «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында 15 млн сумнан артык грант акчасы хисабына төзелде. 2023 елда грантны 4 учреждение отты, шуларның берсе Кече Чынлы авылы учреждениесе, ул беренчеләрдән булып ачыла.

«Безнең бүгенге тормышыбыз үткәннәрдән бик күп нәрсә белән аерыла. Болар барысы да безнең республика казанышлары. Республикада 40тан артык программа эшли һәм алар барысы да авыл халкының тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән<...>. Бүген республикада 1 500дән артык китапханә бар, шуларның 32се Чүпрәле районында эшли. Мондый китапханәләр балаларның, авыл халкының яраткан урыны булсын иде», - диде ачылу тантанасында Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров шулай ук авыл халкын заманча китапханә ачылу белән котлады.

«Модель китапханә мәктәптән соң балалар өчен, шулай ук авыл халкы өчен буш вакытны мавыктыргыч итеп үткәрә торган икенче йорт булачагына ышанам», - диде ул.

Читайте на 123ru.net