Казанда Зур концертлар залында Муса Җәлил шигырьләре яңгырады

Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм музыка» музыкаль-шигъри фестиваль лауреатлары концерты булды.

«Шагыйрь һәм музыка» фестивале өченче ел инде февраль аенда үткәрелә. Муса Җәлилнең оныгы, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Татьяна Малышева-Җәлил сүзләренчә, яшь буын да хәтерне саклый.

«Гадәт буенча, 25 августта без узган фестиваль лауреатлары белән концерт куябыз. Чыгыш ясаучыларыбыз Казан, Чаллы, Мәскәү, Омск һәм башка шәһәрләрдән җыелды. Бүгенге концертта беренче тапкыр яңа җыр яңгыраячак. Муса Җәлилнең «Төрмедә төш» шигыренә язылган җырны ишетеп була. Шулай ук, кунакларыбыз буларак Казанның халык инструментлары балалар оркестры чыгыш ясый», – диде концерт башында «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Кичәдә лауреатлар Муса Җәлил, Абдулла Алиш һәм Константин Симонов шигырьләрен рус һәм татар телләрендә укыды, шулай ук Нәҗип Җиһанов, Петр Чайковский, Дмитрий Шостакович, Сергей Рахманинов һ.б. әсәрләрен төрле музыка уен коралларында башкардылар. Кичәдә чыгыш ясаган лауреатларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

«Бу концерт – батырларны данлау. Өченче ел рәттән монда Муса Җәлил шигырьләре, музыка яңгырый. Бүген башка шагыйрьләр дә яңгырый. Алиш – Муса Җәлилнең көрәштәше, ә Константин Симонов безгә Муса Җәлилне алып кайтуда беренче адымнар ясаган кеше. Шигырьләре яңгыраганда шагыйрь исән дигән сүз», – диде ул.

Соңыннан «Төрмәдәге төш» яңгырады. Аны Илгиз Мөхетдинов башкарды. Көй авторы – Миләүшә Хәйруллина.

«Бу шигырьне Муса Җәлил кызына багышлаган. Минем өчен, әни өчен бик мөһим шигырь», – диде Җәлилнең оныгы.

Читайте на 123ru.net