Казан театрларының әйдәп баручы артистлары «Казан тавышлары» чарасында катнашкан

«Казан тавышлары» театральләштерелгән чарасында Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Бинаның ал ягында төсле бизәлешләр, төрле рәсемле сюжетлар бер-берсен алмаштырып, импровиозацион сәхнәдән бәян ителүче тарихка үрелеп барды, дип хәбәр итә Казан мэриясе.

«Кичке программа Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышы белән башланды. Перформансның төп темасы – «Җир шарында ярату бармы?» дигән мәңгелек сорау», - диелә хәбәрдә.

Тамашачылар бу сорауның чишелешенә килеп җиткәнче, Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов театры артистлары Анна Макарова, Регина Габбазова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәләхова һәм Кариев театры артисты Булат Гатауллин башкаруында татар һәм рус иҗатчылары - Максим Горький, Михаил Лермонтов, Муса Җәлил, Борис Пастернак, Анна Ахматова, Евгений Евтушенко, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев һәм башкаларның әсәрләрен яңгаратты.

«Бу чын могҗиза! Без балконга чыгабыз, ә безнең каршыда күпме кеше. Тамашачылар, кичке күк йөзе, йолдызлар... Тамашаны караучылар килгәненә үкенмәгәндер. Һәркемне: безне дә, тамашачыларны да бу кич илһамландырды гына», - диде Зөлфия Вәлиева.

Быел беренче тапкыр ясалма фәһемгә дә мөрәҗәгать иткәннәр. Романтик рухтагы видеоларның кайберләре иҗади шәхесләргә дә багышланган. Герой-шагыйрь Муса Җәлилне дә искә алдылар, җәлилчеләр белән аны моннан нәкъ 80 ел элек җәзалап үтергәннәр.

Гаилә елына багышланган перформансның сценарий авторы - Резеда Зәйниева, режиссерлары – ТР халык артисты Радик Бариев һәм ТР атказанган артисты Татьяна Старикова. Программаның җырлы өлешендә Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, Динә Закирова һәм талантлы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясады.

«Искиткеч чара! Күңелләргә үтеп керә торган шигырьләр, хисле музыка, утлы шоу... Кичәгә килгән һәркем чын мәгънәсендә ләззәт алгандыр,» – дип уртаклашты Казанда яшәүче Алия Сафиуллина.

Театральләштерелгән кичә артистларның күмәк чыгышы белән тәмамланды.

Читайте на 123ru.net