Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында Туфан Миңнуллинны искә алдылар

Күренекле татар драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллинның тууына 89 ел була. Шул уңайдан «Шәрык клубы» «Туфан Миңнуллин эзләреннән» дип аталган чара оештырды.

Программада Кама Тамагы Мәрәтхуҗада авылында Туфан Миңнуллинга багышланган концерт кичәсе, Туфан Миңнуллинның Олы Мәрәтхуҗа авылындагы йортлары буенча экскурсия һәм Кама Тамагында Туфан Миңнуллин музее буенча экскурсия булды.

«Туфан ага безнең арада булмаса да, без аның туган көнен билгеләп үтәбез, бу – безнең төп бурычыбыз. Саулык-сәламәтлек, тынычлык, тигезлек теләп калам. Бәйрәмне үткәргән егетләргә-кызларга рәхмәт әйтәсем килә. Ел саен Рөстәм Галиев җитәкчелегендә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры артистлары ерак араларны якын итеп, безнең җиргә кыр казлары кебек килеп җиттеләр. Матур спектакльләрен куеп, халыкны ял иттерәләр. Аларга рәхмәт!» – диде Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Рамил Вафин.

Кама Тамагы муниципаль районы советы депутаты, Туфан музеен торгызу эшен башлап йөрүчеләрнең берсе Миңнур Нәбиуллин Арчаны – Габдулла Тукай, Актанышны – Минтимер Шәймиев, Кама Тамагын Туфан Миңнуллиннан башка күз алдына китерә алмавын әйтте.

«Тукай – татар халкын, илебезне туган телле иткән, Минтимер Шәрипович – татар халкын яклап, саклап калган кеше. Туфан Миңнуллин үзенең Әлмәндәре белән бөтен дөньяга татар халкын таныткан зур бөек шәхес. Ул – үзебезнең егет: иренмичә тракторына да утырып эшләде, күрше-күләннәрнең бакчасын да сукалады, гади холыклы кеше иде. Урыны җәннәттә булсын, - диде Миңнур Нәбиуллин.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Дания Нуруллина театр коллективы белән Туфан Миңнуллинның туган авылына берничә тапкыр кайтканнары барлыгын искәртте.

«Хисләр яңадан яңарды. Туфан абыйның сурәтен күргәч, үзе монда утырган төсле булып китте. Ул безне тыңлый, карап торган кебек. Галиәсгар Камал театры белән Туфан абыйның иҗаты бик тыгыз бәйләнгән. Без, артистлар, Туфан абый берәр әсәр китерсә, һәрвакытта сөенә идек. «Миңа роль бар микән?» – дип сораша башлый идек. Чыннан да, бик тә талантлы, күренекле драматург», - диде артист.

Дания Нуруллина Туфан Миңнуллинны хөрмәт итеп аралашуларын да искә алды. «Ул театрга көн саен килә, хәлләрне белешә торган иде. Диванда сөйләшеп утыра идек, бөтенебезнең хәлләрне сораша иде. Туфан абый кебек драматурглар башка булмастыр инде. Ул бер генә. Без Туфан абыйны беркайчан да онытмыйбыз», - диде ул.

«Туфан абый вафат булганнан соң безнең театрга Туфан Миңнуллин исеме бирелде. Шул мизгелдән бирле без җаваплылык хисен тоябыз, аның исемен күтәреп йөрергә тырышабыз. Һәр елны аның турында уйлыйбыз, аның әсәрләрен сәхнәләштерәбез, үзе исән вакытта да, хәзер дә без Туфан Миңнуллинны үзебезнең арабызда кебек сизәбез һәм аның белән яшибез дә кебек. Безнең театр сәхнәсендә аның 14тән артык әсәре бара. Без аның туган җиренә килүне традициягә керттек», - диде Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Рөстәм Галиев.

Катнашучылар арасында Туфан Миңнуллинның туганы Венера Сәлимуллина хатирәләрен яңартты. «Авылны бик яратты. Туфанның тырышлыгы белән безнең авыл яши башлады. Хуҗалар безнең авылга бик игътибар бирмәделәр, перспективасыз авыл дип, хәтта газ да кертмәгән иделәр. Утны да, газны кертергә ул ярдәм итте. Бөтенесе Туфан абыең хезмәте. Чишмәләрне дә ул рәтләттерде», - диде ул.

Кичәдән тулырак репортаж «Интертат.татар» сайтында чыгачак.

  • Туфан Габдулла улы Миңнуллин (1935 елның 25 августы, Олы Мәрәтхуҗа — 2012 елның 2 мае, Казан) — татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче. ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1984, 1995), Татарстанның халык язучысы (2005) ТР Дәүләт Советы депутаты, Дамир Сираҗиев премиясе, Муса Җәлил премиясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Казанның шәрәфле ватандашы.

Читайте на 123ru.net