Менделеевскида «Геройлар узышы»нда Курск өлкәсенә ярдәм итү өчен ярты миллион сум җыелган

Менделеевскида «Геройлар узышы» каршылыклы узышлар чемпионатын уздырганда Курск өлкәсендә зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен 475 мең сум акча җыелган. Әлеге саннарны район башлыгы Радмир Беляев атады. Искәртик, 24 августта мәйданчыкта әлеге Россия төбәгенә ярдәм йөзеннән гуманитар штаб оештырылды.

«Геройлар узышы тагын бер кат безнең бердәмлекне күрсәтте. Бик күп кеше килеп, куар-кодны сканерлап Курск өлкәсенең зыян күргән тыныч халкы өчен акча күчерде. Көн «Геройлар узышы. Менделеевск. Курскига ярдәм йөзеннән» дигән гомуми идея астында узды. Безнең чакыруга җавап биргән һәркемгә рәхмәт белдерәм», - дип мөрәҗәгать итте Беляев халыкка.

Моңарчы «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Менделеевск районы Курск өлкәсенә 3 тонна гуманитар йөк җибәрде. Ярдәм җыюга предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, эшмәкәрләр, «Без бергә» инициатив төркеме, активистлар һәм районның битараф булмаган халкы кушылган. Алар ватандашлар өчен барлык кирәкле әйберләрне: азык-төлек продуктлары, су, көнкүреш кирәк-яраклары, гигиена чаралары җыйган.

1 августтан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1,7 миллион сумга якын акча бирелә. Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум (195 мең урынына) күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.

Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2022 елның 24 февраленнән үткәрелә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.

Читайте на 123ru.net