Татарстанда су басу зонасына эләгергә мөмкин булган торак пунктларны атадылар

Татарстанның 200дән артык торак пунктына су басу куркынычы яный. Әлеге исемлек республиканың хокукый мәгълүмат рәсми сайтында чыкты.

Документта барлыгы 36 райондагы 218 урын күрсәтелгән (Казан һәм Чаллыны да кертеп). Кайбер районнарда бер генә торак пунктка су астында калу куркынычы яный, ә кайберләрендә дистәдән артык торак пунктны су басуы ихтимал.

Су басу куркынычы янаган урыннарның тулы исемлеге белән порталда танышырга була. Искәртик, 2023 елның апрелендә су ташу аркасында төбәктә дистәләгән күпер һәм юлларны су басты, бу берничә җирлек белән транспорт элемтәсенә зыян тиюгә китерде.

Читайте на 123ru.net