Алабугада «Старшина» кушаматлы хәрби кабат контракт төзегән

Алабугада яшәүче «Старшина» кушаматлы хәрби кабат махсус хәрби операция зонасына җыена. Ул аннан апрельдә, контракт вакыты чыкканнан соң кайткан. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Ул махсус хәрби операциядә бер елдан артык була. Ә тулаем алганда, хәрбинең тәҗрибәсе зур — 20 елдан артык. «Старшина» кушаматлы прапорщик ачыктан-ачык: «Дөньялар тыныч булмаган чакта бер урында гына утыра алмыйм», дип әйтә.

«Ватанпәрвәрлек минем өчен буш сүз түгел. Мин, чыннан да, бөтен күңелем белән үз илемнең язмышы өчен бик борчылам. Ул хәзер куркыныч астында. Өстәвенә, мин десантчылар девизы рухында тәрбияләндем», — дип уртаклаша ул.

«Старшина» моннан дүрт ай элек өенә кайткан. Ләкин яңадан анда барырга ниятли. Военкоматка үзенең нияте турында хәбәр итәргә һәм контрактны озайтырга килгән ул. Өстәвенә, аны хезмәттәшләре дә анда көтә булып чыкты.

«Беркөнне комбат шалтырата, «Ял итеп армадыңмы әле?» - ди. Мин бит махсус хәрби операция зонасында эшләдем, хәрбиләргә ярдәм иттем, аларны бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин иттем: тәмәкедән алып башкаларына кадәр. Яковлевка, Триполье, Покровское, Владимировка турында ишетеп кенә белмим. Үз тәгәрмәчләремдә, үз аягымда. Мин батальон старшинасы. Алгы сызыктагы егетләрне тәэмин итәргә тиеш идем», — ди «Старшина».

Ул — хәрбиләр династиясеннән. Аның олы улы хәзер Севастопольдә, диңгез пехотасында хезмәт итә. Күптән түгел генә лейтенант погоннары алган. Бабасы — майор, әтисе – медицина хезмәте генерал-майоры, туган абыйлары — полковниклар. Өлкән прапорщикның хатыны хәрби чолганышка күнеккән инде. Ире белән бәхәсләшми. Аны кире күндерергә мөмкин түгел икәнен яхшы белә.

Читайте на 123ru.net