Татарстан җибәргән махсус техника Рубежное халкына җылылык сезонына әзерләнергә ярдәм итә
Татарстан Республикасы Рубежноега тапшырган махсуслаштырылган техника шәһәр инфраструктурасына хезмәт күрсәтүдә зур ярдәм итә. Татарстан вице-премьеры Фәнил Әглиуллин әйткәнчә, Татарстан биргән махсус техниканы куллану шәһәрнең торак фондын җылылык сезонына әзерләү тизлеген һәм нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга булыша.
Беренче чиратта, Татарстаннан җибәрелгән коммуналь техника шәһәрнең коммуналь челтәрләрен кышкы чорга әзерләү өчен кулланыла. Рубежное шәһәре администрациясенә республика биргән ваккумлы ассенизатор яңгыр суы коеларын чүп-чардан һәм ләмнән арындыра. Шулай ук әлеге техника күпфатирлы йортлар подвалыннан һәм шәхси йортлардан су суырту өчен дә кирәк.