Фәрит Нәбиуллин «Ат көне»ндәге «Аударыш» турында: Беренче тапкыр иярле атта да көрәштеләр

Арча районында узган «Ат көне»ндә оештырыла торган «Аударыш» уены быел башка төрле узган. Көрәшчеләр иярле атта көч сынашкан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Лениногорск районында татар токымлы атлар үрчетүче фермер Фәрит Нәбиуллин сөйләде.

«Без инде ничә ел дәвамында монда «Аударыш»ны оештырабыз. Быел беренче тапкыр ияр белән көрәштеләр. Татарстанда әле болай көрәшкән юк иде, бу беренче тапкыр, моңа кадәр гел иярсез иде. Халык иярсезне кабул итә, кызыграк та. Ияр белән көрәшү авыррак та, кызыгы да алай юк, дип әйттеләр. Мин инде аны белеп торам, Татарстан, татар халкы иярсез, натураль көрәш яклы. Бөтен дөньяда ияр белән көрәшәләр. Россия буенча иярсез. Алтай, Башкортстан, Калмыкия, Кырым татарлары – барыбыз да иярсез көрәшә.

Аның сүзләренчә, иярле ат белән көрәшү җәрәхәтләр алу ягыннан куркынычрак. «Без Кыргызстан, Казахстан көрәшчеләре белән сөйләшәбез. «Без Ютубтан сезнең көрәшне яратып карыйбыз, кан кызып китә», – диләр. Иярсез кызыграк, ат та сизеп тора», – диде ул.

Фермер сүзләренчә, уенда Тукай, Әлмәт, Азнакай, Бөгелмә, Арча, Әтнә, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарыннан унлап команда катнашкан.

Ул «Аударыш» уеннарының кагыйдәсе Россиядәге барлык төбәкләр өчен бер булуын әйтте. «Аударыш» уеннарының тулысынча язылган кагыйдәләре бар Һәм ул барлык төбәкләр өчен бер. Көрәш, мәсәлән төрле җирдә үзенчә бит, ә без икенче юл белән киттек. Уен Россиядәге һәр төбәктә бер кагыйдә буенча бара. Без бер-беребезне аңлыйбыз, аңлашылмаучанлыклар юк», – дип сөйләде ул.

Читайте на 123ru.net