Апасның Карамасар авылында чишмә ачылды

Апасның Карамасар авылы халкы ярдәме белән «Югары Инеш» чишмәсе төзекләндерелде һәм кулланышка тапшырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында Гүзәл Хилавиева хәбәр итә.

Әлеге тарихи вакыйганың шаһиты булырга барлык авыл халкы, күрше авыл имамнары, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев, район мөхтәсибе Мирхәт Җамалиев, авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев килде.

Истәлекле чара изге догадан башланып китте. Рөстәм Мингазиев Карамасар авылы халкын район башлыгы исеменнән кайнар котлады. Әлеге эшне башлап йөрүчеләр, хезмәтләре, матди һәм рухи ярдәм иткән һәрбер кеше Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Өлкәннәр һәм укытучылар көне уңаеннан концерт карады. Соңыннан мәчеттә Мәүлет ашына җыелдылар.

Читайте на 123ru.net