Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак

2024 елның 9 ноябрендә Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев исемендәге «Витязь» спорт мәктәбендә Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак. Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100дән артык спортчы катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

Ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү, мөселманнар арасында татар милли көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру максатын куя. Моннан тыш, ярышлар яшьләрдә рухи ныклык һәм чыдамлык тәрбияләүгә, спортчылар арасында дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән. Чара Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узачак.

Гадәттәгечә төп бүләк хаҗга юллама булачак, ул җиңүчеләр арасында җирәбә буенча уйнатылачак. Моннан тыш, җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Ә иң күп балл җыйган команда ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогын алачак.

Татар көрәшендә 18 яше тулган, физик әзерлеге яхшы булган һәм намазны дөрес уку буенча тестны уңышлы узган мөселманнар катнаша ала. Ярышлар 60ка кадәр, 70кә кадәр, 80гә кадәр, 90га кадәр, 100гә кадәр һәм аннан да зуррак авырлык үлчәүләрендә узачак. Моннан тыш, быел кул көрәшендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар өчен яңа категория өстәлде.

Турнирны ачу тантанасы – 10:00 сәгатьтә, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә булачак.

Читайте на 123ru.net