Уфаның «Нур» театрында татар яшьләре көннәре кысаларында «Милләт киләчәге» форумы узачак

26 октябрь көнне Уфа «Нур» дәүләт татар театрында Башкортстан Республикасында уза торган татар яшьләре көннәре кысаларында «Милләт киләчәге» форумы узачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана. Бу хакта Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов хәбәр итте.

«Февральдә татар җәмәгатьчелеге белән булган очрашуда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада татар яшьләре көннәрен үткәрүне хуплады. Татар яшьләре көннәре кысаларында сентябрьдә Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте буенча Дәүләт комитеты ярдәмендә «Белем могҗизалары» дип аталган татар мәдәнияте буенча яшьләр форумы узды. Катнашучылар белем бирү программасы кысаларында Башкортстанда үсеш перспективалары, социаль проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру серләре, медиа-пространствода нәтиҗәлелек, нейрочелтәрләрне куллану һәм башка кызыклы темалар турында сөйләштеләр», – диелә Заһир Хәкимовның «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйковка җибәрелгән хатында.

Башкортстан Республикасы татар яшьләре көннәренең киләсе этабы буларак «Милләт киләчәге» форумының үткәрелүе, дип бирелә хатта. Анда яшьләр сәясәте, мәдәнияте, милли традицияләре һәм мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәгълүматлар белән алмашу, түгәрәк өстәлләрдә эшләү күздә тотыла.

«Форумның максаты – яшьләрне социаль әһәмияткә ия эшчәнлектә катнашуга этәрү, республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә яшәүче яшьләрне мәдәни-милли берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне киңәйтү», – дип, билгели хатның азагында Заһир Хәкимов.

Читайте на 123ru.net