Машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчкә кайчан күчәргә кирәклеген әйттеләр

Белгечләр машина йөртүчеләргә тәүлеклек уртача температура Цельсий буенча +5..+7 градуска кадәр түбәнәйгәч һәм даими кыраулар башлангач кышкы тәгәрмәчкә күчәргә киңәш итә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Транспорт министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Җәйге көпчәкне кайчан кышкы тәгәрмәчкә алыштырырга? Җавабын Росавтодор һәм «Автодор» дәүләт компаниясендәге коллегалар белән бергәләп эзлибез. Белгечләр тәүлеклек уртача температура +5..+7 градуска кадәр түбәнәйгәч һәм даими кыраулар башлангач кышкы тәгәрмәчкә күчәргә киңәш итә. Уралда бу, гадәттә, октябрьдә, ә Россиянең үзәк өлешендә ноябрь якынлашканда була», - диелә министрлык хәбәрендә һәм тәкъдимнәр урын алган берничә карточка китерелә.

Закон нигезендә, кышкы тәгәрмәч календарь кыш җиткәнче, 1 декабрьгә кадәр куелырга тиеш. «Көпчәкле транспорт чараларының иминлеге турында» таможня берлеге техник регламентында декабрьдән февральгә кадәр җәйге тәгәрмәчләрдән файдаланырга ярамавы әйтелә.

Законда күрсәтелгәнчә, машина йөртүчеләр кышкы тәгәрмәч кулланырга тиеш, алар шиплы да, шипсыз да була ала, әмма «M+S», «M&S» яки «M S» маркировкасы булуы шарт.

«Температура йогынтысында җәйге көпчәк бик катыга әйләнә һәм сыгылмалылыгын югалта. Бу исә тормоз юлын арттыра. Тәгәрмәчне һава шартларына карап үз вакытында алыштырырга кирәк, ә 1 декабрь җиткәч моны эшләү мәҗбүри», - дип искәрттеләр Транспорт министрлыгында.

Читайте на 123ru.net