Татарстанда бүген +4 градус җылы һава торышы көтелә
Бүген, 10 октябрьдә, Татарстанда урыны белән яңгыр явачак. Бу турыда Гидрометеоүзәк хәбәр итте.
Көндез һава температурасы +4..+9 градустан артмый.
Төньяк-көнчыгыштан искән җил тизлеге секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин, диелә.