Төмән өлкәсенең Тубылтора авылында мәчет төзелүгә 190 ел тулды
Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Тубылтора авылы мәчетенә - 190 ел» дигән язма чыкты. Аны Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллин язган.
«Биек итеп корылуына һәм эчләрендә исеме искә алынуына Аллаһ рөхсәт биргән йортларда (бөтен мәчетләрдә) - әнә шунда иртән һәм төштән соң (иртә, өйлә, икенде, ахшам һәм ястү намазларын укып) Аны (Аллаһы Тәгаләне) тәсбих итәләр». Коръән тәфсире (24:36).
Төмән өлкәсенең Тубыл районы, Тубылтора авылы мәчетенең кайсы вакытларда барлыкка килүе турында архив чыганакларына карасак, 1833 нче ел килеп чыга. Мәчетне булдыру, төзү өчен рөхсәт алу һәм эшләрен кайгыртучы булып авылның танылган, халык арасында югары дәрәҗәдәге кешесе Купланды Килеев (1689 -1782) булган.
Әби-бабаларыбызның әйтүе буенча, Купланды бабай, хәтта, әби-патша Екатерина 2 нчегә Санкт-Петербург шәһәренә барып җиткән. Төп сорау - максат: туган авылында мәчет төзергә ризалык алып кайту. Бабай заманына карата белемле булган, укый-яза алган, рус телендә сөйләшкән. Бик тырыш кеше булуы турында әйтелә: атлар тоткан, үрчеткән, сәфәргә төньякка йөргән, тире (мех), балык ташыган, шулар белән сәүдә иткән. Өч тапкыр Хаҗда булган, соңгы Хаҗ сәфәреннән кайталмаган. Таш мәчетне, аның изге теләкләрен, ниятләрен уңышка ирештереп, туганнары, авылдашлары салып чыкканнар.
Күрше авылның рус хатыны мәчет төзү өчен тавык йомыркасы кушып кирпечләр әзерләгән дип халык хәтерендә сакланып калган, соңыннан, мәчет төзелеп беткәч, ислам динен кабул иткән, диләр.
Оренбург дини мөселман идарәсе уку ведомостьләренә таянып, 19 нчы гасырның ахырында һәм 20 нче гасырның башында Тубылтора мәчетенә йөрүчеләрнең саны - 166 кеше, хатын-кызлар – 147. Имам-хатыйб һәм мөгаллим вазифасын алып баручы Ямбай мәдрәсәсен тамамлаган Сәит Дәүләтшин булган, Тубыл губерниясе житәкчелеге карары белән билгеләнгән (12.07.1893).
1897 елдагы Россия империясендә беренче тапкыр халык санын исәпләү мәгълүматларында да Тубылтора мәчетендә мулла 37 яшьлек Сәит Дәүләтшин булганлыгы языла (1860 нчы елда туган), ә инде мөәзин (азан әйтүче) булып 65 яшьлек Исхак Әбделкәримов хезмәт иткән (1832 елда туган).
1914 елны мулла вазифасын үтәргә Сәит Дәүләтшинның улы - Дәүләтша Сәитов билгеләнә, ә имам булып 1915 елны Исхак Әбделкәримовның улы - Әбделгани Исхаков куела (1873 ел туган), үз вакытында Ямбай һәм Троицк шәһәре мәдрәсәсен тәмамлаган булган. Болар инде Россия империясе чорында рәсми рәвештә дини хезмәтчеләр булганнар. Әбделгани хәзрәт 24 март, 1938 нче елда Тубыл төрмәсендә атылган. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын.