Татарстан иң тәмле бал җитештерелә торган лидер төбәкләр арасына керде

Татарстан Россиядә иң тәмле бал җитештерелә торган төбәкләр рейтингында өченче урынны алды. Республиканың татлы продукты өчен россиялеләрнең 4,83 проценты тавыш биргән. Бу хакта «Газета.Ru» илебезнең барлык төбәкләрендә 1200 кеше арасында сораштыру үткәргән белгечләргә сылтама белән хәбәр итә.

Илебездә яшәүчеләр фикеренчә, иң тәмле бал Башкортстанда җитештерелә (35,72 процент). Алтай крае (14,4 процент) икенче урынны алган. Иң яхшы «дәвалау продукты» җитештерү буенча 5 лидер төбәк арасына шулай ук Краснодар крае (4,33 процент) һәм Ростов өлкәсе (2,33 процент) дә кергән.

Карелия, Мәскәү һәм Оренбург өлкәләре, шулай ук Красноярск һәм Ставрополь крайлары бал җитештерү буенча «иң яхшылар» рейтингында 9-10 баскычларда урнашкан.

Россиялеләр күбесенчә юкә балын (20,88 процент), чәчәк балын (18,63 процент) һәм карабодай балын (11,99 процент) ярата. Ә тау балы өчен гражданнарның 7,68 проценты гына тавыш биргән. Сораштыру нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кыргый балны (6,18 процент) яратучылар тагын да азрак.

Читайте на 123ru.net