Якутиядән Иван Шамаев: Барыбыз да туган телне саклау буенча игътибарны арттырырга тиешбез

Минтимер Шәймиевтан башлап, республика җитәкчелеге татар теленә, татар телендә белем бирү системасына, балаларны укыту һәм тәрбияләүгә һәрчак актив теләктәшлек белдереп тора. Бу традиция әле дә дәвам итә. Бездә гел алай булды дип әйтә алмыйм. Нигездә, Якутиядә бу эшчәнлек иҗтимагый хәрәкәт тарафыннан алып барыла. Аңлашыла, 1990 еллар – ул башка вакыт иде. Якутиядә милли мәктәп үсеше концепциясе башланды: якут мәктәпләре ачылды. Концепциягә Якутиянең мәгариф һәм фән министры Игорь Петрович нигез салды. Аннан соң ул Дәүләт Думасына депутат булып сайланды һәм мәгариф өлкәсеннән читкә китте. 2000 еллар башыннан әлеге концепцияне тормышка ашыру кыенлашты. Безгә чиновниклар каршы торса да, үз дигәнебезгә ирешә алдык.

1996 елда якут телендә балаларны тәрбияләү-укыту җәмгыятен оештырдык. Шул ук елда «Анам теле» хәрәкәте башланды. Шушы ике оешма якут теленә теләктәшлек белдереп торды: галимнәр республика буенча балалар белән эшләде, йөрделәр, якут класслары ачылды.

2007 елда мәгариф турындагы законда төбәкләрдәге милли компонентлар төшенчәсе бетерелде. 2012 елда туган телне ихтыяри рәвештә уку башланды. Администрациядән, ягъни «өстән» басым булды. 2013 елда интернет бик тиз эшли башлады. 2016 еллардан балалар (хәтта шәһәрдән бик ерак авылларда туып үскән балалар да) рус телендә сөйләшә башладылар. Балаларның туган телләрен оныту куркынычы туды. 2018 елда туган тел укытучылары Якутск шәһәрендә «Якут теле укытучылары съезды»н оештырды. Җәмәгатьчелек нинди дә булса идеяләрне алга сөрергә кирәклеген аңлады, чөнки «өстән» бернинди карарлар кабул ителмәде.

2019 елда яшь аналар Якутскида балалар һәм ата-аналар өчен фестивальләр оештыра башлады. Шул ук елның ноябрендә туган тел мәсьәләләрен хәл итү өлкәсенә багышланган беренче тапкыр республика күләмендә конференция булды. 2021 елда туган тел патриотларын – журналистларны, педагогларны, язучыларны җыеп, туган телне саклау юнәлешендә хәрәкәт барлыкка килде.

2022 елда җирле хөкүмәт җитәкчеләренә «якут теле өчен кыен вакытлар килеп җитте, барчабыз да – әти-әниләр, әби-бабайлар, балалар телне саклауның юлларны эзләргә кирәк» дигән мөрәҗәгать-хат яздык. Чөнки яшь буын вәкилләре арасында рус телендә сөйләшүчеләр артты, алар якут телен белсә дә, туган телләрендә үзара сөйләшә алмыйлар. Телефон, гаджет, интернетта – гел русча, шуңа да рус теленә ияләшкәннәр.

Мөрәҗәгать хаты югары даирәдәге вәкилләргә барып җиткән булса кирәк, узган ел якут теле укытучыларының икенче съезды булды. Әлеге съездда республика җитәкчелеге дә катнашты. Шуннан соң республикада «Туган тел елы» дип игълан ителде, туган телне саклау, үстерү һәм популярлаштыру буенча конференцияләр үткәрделәр – боз урыныннан кузгалды. Күпме генә сөйләшсәк, киңәшләшсәк тә, балалар барыбер рус телендә сөйләшүләрен дәвам итә.

Совет вакытында пионерлар, октябрятлар, комсомоллар хәрәкәте булган кебек, узган ел бездә балалар хәрәкәтенә старт бирелде. Өлкән сыйныф укучылары туган телне агитацияләүгә алынды. Туган телдә сөйләшүне әби-бабай, әти-әни таләп итми, балаларның үзләреннән берничә яшькә өлкәнрәкләр сорагач, ситуация кинәт үзгәрде: әкренләп, балалар туган телләренә күчә башлады, бу мәсьәләнең чишелешен таптык кебек тоелды.

Якутиядә рус телендә генә сөйләшүче интеллигенция бар. Хәзер алар: «Без туган телебезне өйрәнергә, туган телебездә сөйләшергә, балаларыбызны туган телдә тәрбияләргә тиеш», – дип, яңа хәрәкәт башладылар. Шулай итеп, иҗтимагый хәрәкәтләрдә кешеләр арта барган саен, җитәкчелек тә әлеге хәрәкәткә теләктәшлек белдерә.

Ярый әле җәмәгать эшлеклеләре бар, дибез. Икенче яктан, Татарстанга киләбез дә, сездә бит бөтенләй башка күренеш. Сезгә мөрәҗәгать итәсем килә: без барыбыз да туган телне көчәйтү, саклау буенча игътибарны арттырырга тиешбез. Без – якутлар, бурятлар, алтайлар, хакаслар – барыбызның да уртак проблема. Бу өлкәдә безнең администрация гел-гел ярдәм итеп тормый. Әгәр дә Татарстанда туган телне саклау буенча Россиякүләм фәнни-гамәли конференция яки съезд оештырылса, уртак гамәлләребез белән нәтиҗәләргә ирешә алыр идек, бу – барлык Россия халкы өчен файдалы булыр иде дип уйлыйм, ди Иван Шамаев.

Семинарда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

  • Якут, чуваш, татар туган тел турында: «Проблема яшь буында гына түгел, өлкән буында да!»

Читайте на 123ru.net