Екатеринбургта балалар өчен «Шатлык» тата теле клубы ачыла

13 октябрьдә 10.00 сәгатьтә Екатеринбург шәһәренең «Просвещение» мөселман дини оешмасында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен «Шатлык» татар теле клубы эшли башлый. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, ачык дәрестә олылар һәм балалар мавыктыргыч, дусларча атмосферада татар теле нигезләре белән таныша ала. Анда татар телен өйрәтү алымнары, клубның максатлары һәм бурычлары хакында сөйләячәкләр. Дәрестән соң һәркемне чәй табыны көтә, анда аралашырга һәм барлык мәсьәләләр хакында фикер алышып булачак.

«Татар теле һәм мәдәнияте белән танышуда балагызга ярдәм итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Сезне түземсезлек белән көтәбез!» - диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net