Татар журналистлары Әтнә районына сәфәр кылды

9-11 октябрь көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә форум уза. Бүген форумда катнашучылар Әтнә районына эшлекле сәфәргә барды. Биредәге әдәби-мәдәни һәм социаль мохит белән таныштылар. Сәфәр Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан игълан ителгән Шәхесләр елы уңаеннан оештырылды.

«Бөтендөнья татар конгрессы оешканнан бирле чит төбәкләрдә татар телендә нәшер ителүче гәзит-журналлар белән элемтәдә торабыз. Узган гасырның 1990 елларындагы илне үзгәртеп корулардан соң чыга башлаган күп кенә татар газеталарына быел 35 ел тула. Менә быел Казанда бу форумны 8нче тапкыр үткәрәбез. Бүген исә Әтнә төбәген күрсәтергә булдык», — диде конгрессның мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Форумда Россиянең 18 төбәгеннән журналистлар, мөхәррирләр катнашты. Бөек мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, язучы Сибгат Хәким туган авылларында, музейларда һәм Түбән Бәрәскә авылының таш мәчетендә булдык. Сәфәр район сәнгатькәрләре әзерләгән концерт программасы белән тәмамланды.

Читайте на 123ru.net