Казан рәссамы Илгизәр Самакаев Сәнгать академиясе алтын медале белән бүләкләнде

Россия Рәссамнар иҗат берлегенең Татарстан бүлеге рәисе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Илгизәр Самакаев Россия Сәнгать академиясе президенты Зураб Церетели указы нигезендә алтын медаль белән бүләкләнде. Бу хакта оста үзе «Хәзинә» галереясендә «Я чувствую» күргәзмәсе ачылу алдыннан хәбәр итте.

«Илебез сынлы сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан», - диелгән бүләкләү турында карарда.

Рәссам 20 ноябрьдә юбилеен билгеләп үтә. Бүген Казан Кремлендә Илгизәр Самакаевның күргәзмәсе ачыла. Биредә рәссамның 60ка якын хезмәте тәкъдим ителә. Шул исәптән күптән түгел иҗат ителгән эшләре – 2024 елгы «Дулкын» һәм 2023 елгы «Төнге диңгез» пейзажлары да. Күргәзмә 1 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Рәссамга медальне рәсми рәвештә юбилее якынлашканда — ноябрь уртасына планлаштырылган «Кызыл капка» төбәкара академик күргәзмә-конкурсын ачу тантанасында тапшырачаклар. «Кызыл капка» – Россия Сәнгать академиясе Идел буе бүлеге проекты. Ул ике елга бер тапкыр үткәрелә.

Читайте на 123ru.net