Миңнеханов Россия Үзәк банкы һәм AAOIFI арасында килешү имзалауда катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәре барышында Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешмалар (AAOIFI) һәм РФ Үзәк банкы арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзалау тантанасында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Upd. (11.59): Килешү Россия банкы AAOIFI оешмасына кушылуны күздә тота. Бу норматив-хокукый базаны ныгытырга, бергә тагын да нәтиҗәлерәк стандартлаштырылган финанс процесслары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Алар Россия Федерациясендә дә, аннан читтә дә кызыксынучы яклар ихтыяҗларына туры киләчәк.
Ислам финанс институтлары өчен бухгалтерлык хисабы һәм аудит буенча оешмалар (AAOIFI) — Ислам финанс институтларына ярдәм итүче хөкүмәтнеке булмаган иң абруйлы оешмаларның берсе. Оешмага 1991 елда нигез салынган. Штаб-фатиры Бәһрәйндә урнашкан. Төп максаты – бөтен дөньядагы Ислам банклары һәм финанс оешмалары өчен стандартлар булдыру һәм раслау.
Бүгенге көндә кайбер дәүләтләрдә үзәк банклар һәм финанс хакимиятләре мәҗбүри яки идарә итүче буларак кабул иткән шәригать стандартлары белән беррәттән, бухгалтерия, аудит, һөнәри этика һәм идарә итү өлкәсендә 100дән артык стандарт чыгарылган. Моннан тыш, оешмага катнашучы дәүләтләр ярдәм күрсәтә. Шул исәптән 45тән артык илдәге үзәк банклар, җайга салучы органнар, катнашучы финанс оешмалары, бухгалтерлык һәм аудиторлык компанияләре, юридик бюролар.
Оешма стандартларын бүгенге көндә дөньяның төрле почмакларындагы әйдәп баручы Ислам финанс оешмалары куллана. Алар дөнья күләмендә Ислам финанс практикасы бертөрлелегенең алдынгы дәрәҗәсен тәэмин итте.
Элегрәк Бәһрәйн башкаласы Манамада Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19нчы еллык конференцияне ачу тантанасында Рөстәм Миңнеханов Россия Ислам икътисадында зур перспективаларга ия, дип белдерде.
ТР Рәисе сүзләренчә, Россия базарында булган Ислам финанславы төп продуктларын AAOIFI оешмасында сертификацияләнгән Татарстан белгечләре булдырган. Казанда Россия ислам институты каршында Россиядәге бердәнбер AAOIFI тестлаштыру үзәге эшли — бу «илдән чыкмыйча гына сертификацияләнгән эксперт булырга мөмкинлек бирә».
Россия Федерациясендә шундый сертификатлы 12 белгеч бар. «Бүгенге көндә безнең өчен AAOIFI белән элемтәләрне үстерү мөһим бурыч булып тора», — дип билгеләп үтте Миңнеханов конференцияне ачу тантанасында чыгыш ясаганда.