Миңнеханов Тарпищев белән Татарстанда теннис инфраструктурасын үстерү хакында сөйләште

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россиянең Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР Хөкүмәте йортында узган әңгәмәдә яклар Татарстанда теннисны үстерү һәм теннис спорты инфраструктурасын камилләштерү хакында фикер алышты.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Бүгенге көндә республикада 3,3 меңнән артык кеше теннис белән шөгыльләнә. Республиканың спорт мәктәпләрендә – Казан, Әлмәт, Алабуга һәм Чаллыда дүрт теннис бүлеге ачылган, аларда 304 кеше шөгыльләнә.

Спортчылар белән 14 тренер эшли. 65 теннисчының спорт разряды һәм исеме бар. 2024 елда Татарстаннан 21 спортчы РФ җыелма командасына керде.

Ел саен республика территориясендә теннис буенча 40ка якын рәсми турнир (муниципаль, төбәк, Бөтенроссия, халыкара) үткәрелә.

2024 елның агымдагы тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан үзенең теннис тарихында беренче тапкыр республикада туып үскән спортчылар тарафыннан Россиядән читтәге халыкара турнирларда яуланган җиңүләр саны буенча Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән соң өченче баскычта урнашты. Татарстанлылар 65 турнирда җиңү яулады.

Читайте на 123ru.net