Әлмәт районы волонтерлары шефлык ярдәменең чираттагы партиясен озатты

Әлмәттә «Ышанычлы тыл» волонтерлар берләшмәсе махсус хәрби операция зонасына 50 тартмадан артык шефлык ярдәме озатты.

Гуманитар йөк составына маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, азык-төлек, дарулар, генераторлар керде. Бертуган Яруллиннар генераторлар өчен запас стартерлар, двигатель майлары, шәмнәр бирде.

Шунысын да искәртик, волонтерлар маскировка челтәрләрен һәм окоп шәмнәрен үзләре әзерли.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на 123ru.net