Буада быел 300дән күбрәк агач утыртканнар
Буада көздән 339 төп агач үсентеләре утыртып калдырганнар. Бу хакта «Байрак» газетасы яза.
Агач утырту эшләре 10 сентябрьдә үк башланган. Быел күпчелек имән үсентеләре, шулай ук миләш, каштан, зәңгәр чыршы, нарат алып кайтканнар. Шәһәр урамнарына барлыгы 254 төп агач утыртып чыкканнар.
Мондый эшләр Яшьләр паркында да барган. Ял итү зонасы 85 агачка арткан. Санап кителгән агачлардан тыш анда карагат, алмагач та утыртканнар. Ә шикәр заводы паркында миләш, спирея, барбарис, япон айвасы, ясень үсентеләре урын алган.
Агач утыртуда шәһәрнең оешма-предприятие хезмәткәрләре катнашкан,, диелә хәбәрдә.