Мәскәүдә узган халыкара Коръән укучылар конкурсында Россияне татар егете тәкъдим итте

6-8 ноябрь көннәрендә XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы узды. 31 ил вәкиле катнашкан бәйгедә Россияне Казаннан килгән 16 яшьлек Әхмәд Шахмамедов тәкъдим итте. Катнашучыларның чыгышларын һәм бйгенең ябылу тантанасын YouTube видеохостингындагы Muslim TV каналыннан кереп карарга була.

Әхмәд Шахмамедов Коръәнне бик кечкенә чагында ук укый башлый һәм 10 яшендә Изге Китап текстын тулысынча өйрәнә. 10 кыраатка ия (Әйтелештәге аермаларга, грамматикага һәм авазларның үзенчәлекләренә нигезләнгән Коръән уку вариантлары – иск. «Татар-информ»).

Әхмәд Шахмамедов шулай ук танылган татар вәгазьчесе, Ислам мөгаллимәсе, Ислам турында китаплар авторы Рәшидә абыстай Исхакыйның оныкчыгы да.

Конкурсның ярыш өлеше 6 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр Мәскәүнең җәмигъ мәчетендә узды. Быел XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы «Хифз» номинациясендә оештырылды. Хифз (гарәпчәдән «Истә калдыру» –иск. «Татар-информ») — ул 114 сүрә һәм 6236 аятьтән торган изге текстны ятлау. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының рәсми телеграм-каналында хәбәр ителгән иде.

8 ноябрьдә бәйгенең ябылу тантанасында «Космос» кунакханәсенең концертлар залында җиңүчеләрнең исемнәре аталды. Беренче урынны Ливиядән хафиз Сухайб Мөхәммәд Габделкәрим Җәбраил алды, Катар дәүләтен тәкъдим итүче Коръән белгече Абдулазиз Абдулла әл-Хәмри икенче урынга лаек булды, ә өченче урынны Йәмәннән хафиз Азиз Яхья Сәид Солтан яулады. Тамашачылар симпатиясе призын Палестинадан килгән катнашучы Васим Джадалла Сәлим абед Самира алды.

XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсын РФ мөселманнары Диния нәзарәте Катар Дәүләтенең вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы белән берлектә оештырды.

Читайте на 123ru.net