Төркиядә IX Халыкара сәнгать күргәзмәсе ачылышында Казан рәссамы эшләре тәкъдим ителә

Иртәгә Төркиянең Аланья шәһәрендә IX Халыкара сәнгать күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәне Аланья шәһәре хакимиятенең чит ил кешеләре эшләре буенча комитеты оештыра. Күргәзмәдә Казан сәнгать училищесын һәм Казан федераль университетын тәмамлаган рәссам-мастер Илшат Нәбиуллин катнаша.

«Күргәзмә Аланьянең мәдәни үзәгендә – Saray, İsmet Hilmi Balcı Cd. No:4 адресында ачыла. Күргәзмәдә Илшат Нәбиуллин композитта эшләнгән рәсемнәрне, шулай ук бакыр һәм череми торган корычтан ясалган татар орнаменты белән бизәлгән лалә чәчәге эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Анталья татарлары» татар җәмгыяте җитәкчесе Оксана Назарова.

Илшат Нәбиуллинның «Мирскийның соңгы көне» акрил, композит 200×100 см. «Җәй» картинасы – акрил, композит 125×78 см. Милли мотивлы «Лалә» чүкеп ясалган яктырткыч 32×32 биеклеге 51 см. Материаллар: бакыр, череми торган корыч, гранит кебек эшләре тәкъдим ителәчәк.

  • Илшат Нәбиуллин – 1986 елда Казанда туган, Казан сәнгать училищесында металлны нәфис эшкәртү бүлегендә Игорь Башмаковта укыган. Казан федераль университетының «интерьер дизайны» педагогы белгечлеге буенча тәмамлаган. 2018 елдан Төркиядә яши. 2022-2023 елларда Аланьядә «Art studio» интерьер һәм мебель салонын гамәлгә куюда катнаша. Хәзерге вакытта Төньяк Кипр резиденты. Искеле шәһәрендә яши. Шәхси заказлар һәм төрле онлайн проектлар белән шөгыльләнә.

Читайте на 123ru.net