Барда районы якташлары җәмгыяте җитәкчесе: Без Казанда шактый күп
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Пермь крае Барда районының якташлары җәмгыяте рәисе, ТР төзелеш министры урынбасары Элеонора Абубакирова бардалыларның Казанда һәм тулаем Татарстанда шактый күп булуларын әйтте. Матбугат конференциясе районның 100 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында Казанда узачак Барда көннәренә багышланды.
«Бөтен Россия татарларына – Казан мәккә кебек тоела. Һәммәбез дә монда омтылабыз, без Казанда шактый күп. Форсаттан файдаланып, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерәсем килә. Барда районы моннан 708 километр ераклыкта урнашкан. Көн саен кайтып булмый. Барда көннәре исә якташларга күрешергә менә дигән мөмкинлек булачак», – ди Элеонора Абубакирова.
Шулай ук Абубакирова якташлар җәмгыятенең үткәненә тукталып китте.
«Барда районы якташлары җәмгыяте – узган гасырның 60нчы елларында ук Мәсгут абый Имашев, Рәшит абый Ягъфаров яшь чакларында, аларга кадәр дә әле Татарстанда төпләнгән якташлар башлаган эш. Бөек Җиңү бәйрәме көнендә ветераннарны котлау чарасы буларак башланган булган. Бүгенге көндә яшьләребез аеруча актив. Без якташлар өчен социаль челтәрләрдә ачык, безгә кушылыгыз. Бергә булыйк, бердәмлектә күрешик. Гомумән, якташлар белән элемтәдә яшәү рәхәт. Безнекеләр сәнгать, мәгариф, сәламәтлек саклау тармакларында да хезмәт куя», – диде ул.
Барда көннәренең концерт программасында төбәктә гомер итүче халыкның уникаль мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук халык һөнәрләре һәм сәнгатенә багышланган мастер-класслар һәм күргәзмә дә эшләячәк.